Ата-аналар җыелышы онлайн: район мәгариф идарәсе нәрсә турында сөйләде?
Быелгы җыелыш “Имин җәйгә – бергәләп” дип исемләнгән иде. Онлыйн җыелышка барлык белем бирү мәктәпләре ата-аналары кушылды
Җыелышны район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина алып барды. Җыелышта район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова катнашты һәм чыгыш ясады.
Җыелышта район эчке эшләр бүлегенең полиция җитәкчесе Булат Замалиев, дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге җитәкчесе Феликс Мәгъдәнов, Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Вильям Тайбактинның чыгышлары тыңланды.
Ата-аналар җыелышын мондый форматта үткәрү аудиториянең актив булуына, җыелышның нәтиҗәле узуына ярдәм итә.
Фәридә Гайнетдинова репортажы.
Лилия Шәймиева, Динар Нуретдинов фотолары. Шулай ук фотолар Мөслим лицееннан да алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев