Район башлыгы Альберт Хуҗин оешма-предприятие җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды
Киңәшмә тантаналы мизгелләрдән башланды: Мөслим район судына яңа судья – Ахунов Марат Абдурашидович билгеләнде
Альберт Хуҗин яңа судьяга эшендә уңышлар теләде, ә моңа кадәр әлеге вазыйфаны башкарган Миңнуллина Гөлия Рафак кызына күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен район башлыгының Мактау грамотасын тапшырып, тирән рәхмәтен белдерде.
Атналык эшчәнлеккә күзәтү ясап, район башлыгы яз башындагы куркынычсызлык чараларына аерым тукталды. Һава торышы җылынуны истә тотып, бина түбәләрен кардан һәм боздан арындыруны оештыру, юлларны чистартуны дәвам итү, шулай ук авыл җирлекләрендә үзара салым түләү барышын контрольгә алу буенча бурычлар билгеләнде.
Районның эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Вахитов узган ике атнадагы оператив хәл белән таныштырды. Районда дистанцион мошенниклык очраклары кимүе күзәтелсә дә, Айрат Рөстәм улы мөслимлеләрне уяу булырга, таныш булмаган номерларга җавап бирмәскә һәм шикле сылтамаларга кермәскә чакырды.
Киңәшмә ахырында Социаль иминиятләштерү фондының Мөслимдәге бүлекчәсе җитәкчесе Фәридә Ганиева 2025 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм яңа елдан кергән үзгәрешләр белән таныштырды.
Фото – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев