Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Пятерочка" "Магнит" кибетләрендә тикшерү узды

Прокуратура, Роспотребнадзор идарәсе белән берлектә, җаваплылыгы чикләнгән"Агроторг" җәмгыятенең "Пятерочка" һәм "Тандер" акционерлык җәмгыятенең "Магнит" кибетләрендә санитар-эпидемиологик кануннарның үтәлешен тикшерде. "Халыкның санитар - эпидемиологик иминлеге турындагы" (30.03.1999 №52 - ФЗ) закон нигезендә азык-төлекне саклауның таләпләре үтәлергә тиеш. Әмма, тикшерү вакытында алда әйтеп кителгән кибетләрдә күрсәтелгән нормалар бозылып, сатуга вакыты үткән товарлар...

Прокуратура, Роспотребнадзор идарәсе белән берлектә, җаваплылыгы чикләнгән"Агроторг" җәмгыятенең "Пятерочка" һәм "Тандер" акционерлык җәмгыятенең "Магнит" кибетләрендә санитар-эпидемиологик кануннарның үтәлешен тикшерде.

"Халыкның санитар - эпидемиологик иминлеге турындагы" (30.03.1999 №52 - ФЗ) закон нигезендә азык-төлекне саклауның таләпләре үтәлергә тиеш.

Әмма, тикшерү вакытында алда әйтеп кителгән кибетләрдә күрсәтелгән нормалар бозылып, сатуга вакыты үткән товарлар куелганлыгы ачыкланды

"Пятерочка" сату ноктасында азык-төлек белән янәшә башка товарлар урнаштырылган, ит эшләнмәләренең ветеринар документлары булмаганлыгы да билгеле булды.

Тикшерү нәтиҗәләре нигезендә "Пятерочка" кибете директоры Рәзилә Нургалиевага, "Магнит" кибете товар белгече Лилия Сәхәповага карата административ эш кузгатылды. Прокуратура карары нигезендә гаепле затларга гомуми суммасы 53000 сум күләмендә административ штраф салынды.

Район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев