Путин законнарны ныгыту өлкәсендәге тырышлыгы өчен Илдус Нәфыйковны бүләкләде
Яңалыклар

Путин законнарны ныгыту өлкәсендәге тырышлыгы өчен Илдус Нәфыйковны бүләкләде

Россия Президенты имзалаган документ нигезендә Татарстан прокурорына Дан ордены бирелде.


(«Татар-информ»). Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков "законнарны ныгытуда, гражданнарның хокукларын яклауда күпьеллык тырыш хезмәте өчен" Дан ордены белән бүләкләнде. Россия Президенты Владимир Путин имзалаган документ рәсми сайтта урнаштырылган.

Мәгълүмати проектлар идарәсе директоры Тимур Якубов, шушы ук карар нигезендә, Ватан алдындагы хезмәтләре өчен II дәрәҗәге орден белән бүләкләнде.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев