Яңалыклар

Путин дошман һөҗүме вакытында зыян күргән складларны торгызу программасын әзерләргә кушты

Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә

Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә дәүләт катнашында Украина Кораллы көчләре һөҗүмнәре вакытында зыян күргән логистика һәм склад объектларын торгызу программасын әзерләргә кушты. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Логистика, склад объектлары, әлбәттә, торгызуны таләп итә, шул исәптән дәүләт катнашында да. Һәм бу уңайдан Хөкүмәтнең тиешле программа кабул итүен сорыйм», - диде Путин Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышында.

Дәүләт башлыгы шулай ук зыян күргән объектларны сыйфат ягыннан яңа технологик дәрәҗәдә торгызу кирәклеген исәпкә алуны сорады.

Чыганак: Татар-информ

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев