Пермь өлкәсендәге ат чабышларында «Аргамак» спортчылары уңышлы чыгыш ясады!
Пермь өлкәсендә узган ат чабышларында «Аргамак» ат спорты комплексы вәкилләре призлы урыннар яулады
Ярыш нәтиҗәләре:
Икенче урын — дүрт яшьлек Орлов токымлы Чингизхан кушаматлы ат. Аның җайдагы — Фазаел Вәлиев.
Дүртенче урын — шул ук яшьтәге рус токымлы Гринобль кушаматлы ат. Аны Мумбер Давыд иярләде.
Бу нәтиҗәләр — спортчыларның, җайдакларның һәм тренерларның тырыш хезмәте, һөнәри осталыгы һәм ат спортына булган мәхәббәте нәтиҗәсе.
«Аргамак» командасын әлеге уңышлары белән котлыйбыз! Алда да яңа җиңүләр, матур нәтиҗәләр һәм биек үрләр насыйп булсын!
Фотолар - "Аргамак" ат спорты комплексыннан.
Нет комментариев