Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсия фонды мобиль кушымта тәкъдим итте

Пенсия фонды мобиль кушымта тәкъдим итте. Аның ярдәмендә Пенсия фондындагы шәхси счетың, эш бирүче күчергән иминият кертемнәре турында мәгълүмат, шулай ук приемга язылырга һәм кирәкле документларга заказ бирергә мөмкин.

Ios һәм Android платформаларында эшли торган әлеге кушымта, мобиль җайланмалар кулланучыларга Пенсия фонды сайтындагы Шәхси кабинетта тәкъдим ителгән төп функцияләрдән бушлай файдаланырга мөмкинлек бирә.

Кушымтага керү өчен дүрт урынлы пин-код кертергә һәм дәүләт хезмәтләре порталында расланган учет язуы аркылы авторизация үтәргә кирәк. Гадиләштерелгән яки стандарт учет язуын Россия почтасы, Ростелеком яки Пенсия фондының клиентлык хезмәтендә расларга була. Алга таба кабинетка шушы пин-код ярдәмендә керергә кирәк.

"Әлеге кушымта ярдәмендә Пенсия фондындагы счетың, ягъни җыелган баллар һәм стаж турында мәгълүмат; пенсия билгеләнү, социаль түләүләр , ана капиталы күләме турында мәгълүмат; Пенсия фондына мөрәҗәгатьләр тарихын белергә була", - диде Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Кушымтада тәкъдим ителгән хезмәтләрнең кайберләрен дәүләт хезмәтләре порталында авторизациядән башка да кулланырга була. Мәсәлән, якындагы клиентлык хезмәтен яки күпфункцияле үзәкне кушымта геолокация ярдәме белән дә табып, язылырга мөмкинлек бирә.

Россия пенсия фондының Татарстан Республикасындагы бүлеге:

(843)279-25-13 pressa.pfr@gmail.com

Пенсия фондының кайнар линиясе: 8 800 302 2 302

Россия пенсия фондының Татарстан Республикасындагы бүлегенең контакт-үзәге (843)279-27-27

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X