Пенсия исәпләү турында
Татарстанда яшәүчеләр, минималь эш стажы һәм пенсия баллары булган очракта, иминият пенсиясе алу хокукына ия
Иминият пенсиясен алу өчен кешенең ким дигәндә 15 ел эш стажы һәм 30 пенсия баллы булырга тиеш. Югыйсә, аңа социаль пенсия генә билгеләнәчәк: аның күләме азрак, һәм ул соңрак түләнә башлый.
Иминият пенсиясе күләмен исәпләү өчен түбәндәге формула кулланыла: пенсия күләме = фиксацияләнгән түләү + (пенсия баллары саны × пенсия баллы бәясе).
2026 елда фиксацияләнгән түләү күләме 9584,69 сум тәшкил итә. Ул стаждан һәм булган пенсия балларыннан тормый. Быел бер пенсия баллының бәясе 156,76 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Баллар саны кешенең никадәр рәсми эшләвенә һәм нинди хезмәт хакы алуына бәйле.
Мисал өчен, Татарстанда яшәүче кеше гомере дәвамында 35 ел эшләгән һәм 130 пенсия баллы туплаган. Аның быелгы пенсия күләме формула буенча исәпләнә: 9584,69 + (130 × 156,76) = 29 963,49 сум.
Чыганак: Татар-информ
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев