Пасха куличсыз булмый
11 апрельдә православие динендәгеләр Пасханы бәйрәм итә. Бөек посттан соң бәйрәмгә мул табын әзерләнә. Бәйрәм куличы һәм буялган йомыркалар изгеләндерелә
Православие динендәгеләр бу бәйрәмне көтеп ала. Бәйрәмгә йортны җыештыралар, мул табын коралар, чиркәүгә алып барып изгеләндерү өчен ризык әзерләп куялар.
– Пасхага каршы төндә йокламаска кирәк. Бу төнне бәхет өләшәләр, йокласаң, өлешсез каласың, дигән ышану яши. Бәйрәмгә кадәр өлкәннәр 7 атна ураза тота. Элек ураза тотудан бала-чага да читтә калмый иде. Ураза тотучылар 40 көн дәвамында ит, сөт, йомырка, балык, ягъни терлек продукциясе ашамый. Ураза вакытында гайбәт сөйләү һәм башка гөнаһлы эшләр башкару тыела. Пасхага өч атна кала өйләр юыла, йорт тирәләре җыештырыла. Бәйрәмгә каршы кичтә, мунча кереп чыккач, күпләп йомырка буйыйбыз. Хатын-кызлар иртәнгә кадәр тәм-том әзерли, кулич һәм башка тәм-том пешерәбез, – ди Рус Шуган авылында гомер итүче Наталья Шадрина.
Шадриннар гаиләсе Пасхага алдан ук әзерләнә башлый. Бәйрәм алдыннан, “чиста пәнҗешәмбе”дә өйне чиста итеп юып, җыештырып чыгабыз, диләр алар.
– Пасханы көтеп алабыз. Тормыш иптәшем, балалар, оныклар белән бергәләп, идәннәрне юып, табак-савытны ялтыратып куя. Шкафларны җыештырабыз, тәрәзәләрне сөртеп алабыз. Бөек ураза 40 көн бара һәм аның соңгы атнасы Гайсә пәйгамбәрнең (Христосның) җирдәге тормышының соңгы көннәренә, аның газапларына һәм үлеменә багышлана. Бөек уразаның төп максаты – ризыктан тыелып торып, догалар аша чистарыну, – ди Михаил Шадрин.
Җан да, тән дә чиста булырга тиеш, ди православие динендәгеләр.
– Пасха алдыннан төнлә чиркәүгә барабыз. Бәйрәмне чиркәүдә каршылыйбыз һәм тантаналы литургиядә катнашабыз. Икенче көнне кунаклар килә. Бу – бик күркәм бәйрәм, барлык туганнар, дуслар бергә җыела, – ди Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина.
– Шимбә көнне бәйрәмгә куличлар пешерергә, эремчектән пасха, кунакларны сыйлар өчен төрле тәм-том әзерләргә кирәк. Бәйрәм матур узсын! Дөнья тыныч булсын! – ди райондашыбыз Галина Кривошеева.
Кешелек өчен Христосның кан түгүен искәртү максатында йомыркалар кызыл төскә буяла. Пасхада йомырка бирешү йоласы ярату, хөрмәт һәм яхшылык теләү билгесе булып тора. Күпчелек илләрдә пасха уеннары үткәрү традициясе бар. Мәсәлән, йомырка тәгәрәтү яки вату. Кемнең йомыркасы ватылса, шул җиңүче була.
Фото – Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев