Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкәннәр – авыл сагында.Фоторепортаж

Авыллар картая. Бу статистик мәгълүматларда да, соңгы елларда җирлекләрдә узган җыеннарда да күренә. Берничә бюджет хезмәткәрен исәпкә алмаганда, аларда гел пенсионерлар катнаша. Җитәкчелеккә сорау бирүче дә, проблема күтәрүче һәм фикер-тәкъдим җиткерүче дә алар.

Өлкән буында акыл һәм зирәклек җитәрлек булганга гына түгел, алар авылларны саклап калу, андагы тормышны ничек тә җанландыру өчен тырыша. Әйтергә кирәк, авылларыбызның социаль йөзен үзгәртүдә аларның роле зур. Узган җомгада Иске Карамалы авыл җирлегендә үткән район ветераннар советының күчмә пленум утырышында сөйләшү дә нигездә шул хакта иде.

Яңа Карамалы тәҗрибәсе 
Күчмә утырышның Иске Карамалы җирлегендә узуы очраклы түгел. Биредә башкаларга үрнәк итеп күрсәтер, тәҗрибә уртаклашыр әйберләр күп. Иске Карамалы авыл җирлекләре арасындагы рейтингта район буенча беренче урында бара. Җирлек башлыгы Илнур Кәримовның рәсеме районның Хезмәт даны тактасында тору да күп нәрсә турында сөйли. Эшне оештыра белүче җитәкче бер генә мәсьәләне дә күз уңыннан ычкындырмый, үзешчән сәнгатьтә дә, спорт чараларында да башлап йөри, халык белән уртак тел таба белә. Тагын шунысы – кече авыллар да күз уңында. 
Олы авылларны да көнләштерерлек итеп, гөрләтеп яшәүче Яңа Карамалыны гына алыйк. 1978 елдан бирле авылда шәфкать туташы булып эшләүче Зөлфия Низамова сөйләгәннәргә ышанмас та идең. Авыл халкының инициативалы һәм бердәм булуын, актив һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруын дәлилләүче шактый чараларны күрергә туры килгәне бар. Өлкән яшьтәге апаларны берләштергән “Яшь йөрәкләр” ансамблен кем генә белми икән?! Узган көздә алар белән каз өмәсе үткәргәннәр, халкыбызның җырлы-биюле бу йоласын алга таба да уздырырга ниятлиләр. Яңа Карамалыда, гомумән, олы эшләрне күмәкләшеп башкару гадәте бүгенгәчә югалмаган. Шунысы бар: авыл үзешчәннәренең яше дә, карты да, үз казаннарында гына кайнамыйча, районкүләм чараларда да теләп катнаша. Өлкәннәрдән күреп, урта буын да, балалар да актив тормышка тартыла. Иң мөһиме – авылның киләчәге өметле. 
– Ел саен яңа йортлар калка, яңа гаиләләр барлыкка килә, сабыйлар туа, – диде Зөлфия Низамова. 
Октябрьдә “мөгез чыгаралар” 
Октябрь авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Фәрит Гыймранов – шактый еллар шәһәрдә яшәп кайткан кеше. Шулай да авылның бүгенге халәтен, ни белән сулап яшәвен яхшы белә. Өч ел элек җирлекнең ветераннар советын җитәкләүгә алынгач та югалып калмаган (заманында комсомол “вожагы” булуы да ярдәм иткәндер). Башка рәисләр һәм авыл активы белән киңәшләшеп башлаган эшен, элек район партия комитетының икенче секретаре булган Диктат Галиев әйткәндәй, “мөгез чыгару” белән. Җирлектә бер елда лаеклы ялга чыккан 14 кешене клубка җыеп зурлаганнар. Мәгарифтә, мәдәнияттә эшләүчеләрне шулай хөрмәтләү кайда да бар, анысы. Ә менә гомер буе колхозда бил бөгүчеләрне халык алдында олылау – сирәк күренеш. Өлкәннәрнең юбилейларын да клубта билгеләп үтүне гадәткә керткәннәр. Ел саен 15-20ләп юбиляр хөрмәтләнә икән. “Беренче кичә биш сәгатькә сузылды”, – ди Фәрит Гыймранов. Кич утыруларны яңартулары да “мөгез чыгару” белән бер. Клуб каршында эшләүче кул эшләре түгәрәгенә йөрүчеләр белән авылдагы тыл ветераннары янына йөриләр икән. Күчтәнәчләр күтәреп барган өлкәннәрнең чордашлары белән сөйләшер сүзләре булмый калмый инде ул. Ялгыз яшәүче абый-апаларның хәлен белү, күңелен күрү саваплы гамәл дә бит әле. Ветераннар белән Болгарга, Зөя утравына сәяхәт оештырганнар. Әнә шулай актив тормыш алып баруга йөз белән борылганнар. 
Проблемалар да бар әле 
Баек авыл җирлегенең “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Нурсинә Шәйхәйдарова да өлкән буынның сәламәтлеген яхшырту, актив тормышка тарту юнәлешендә башкарылганнар белән таныштырды. Баек мәдәният йортында заманча спортзал ясаганнан соң, анда яшьләр белән бергә өлкән буын да бик теләп шөгыльләнә икән. 20-30 кеше скандинавча йөрүне үз иткән. Арада 80 яшьлек апалар да бар. Бәйләм тотып, өлкәннәр янына кич утырырга йөрүләр дә файдага гына. Нурсинә Әнвәровна Яңа Сәфәр авылы халкын борчыган проблемаларны да күтәрде. 
– Халыкка медицина хезмәте күрсәтүне хәл итәргә кирәк. Авылда җыелып сөйләшү өчен җәмәгать бинасы юк. Иске кибет бинасын ремонтлап бетереп булмас микән? – диде ул. 
Лаеклы каршылыйк! 
Пленум утырышында Җиңүнең 75 еллыгын каршылауга әзерлек мәсьәләләре дә күтәрелде. Юбилей датасына кадәр авылларда обелискларны яңарту, яңаларын төзү, яу кырында ятып калганнарның һәм кайтып вафат булганнарның исемлеген яңарту бурычы тора. 
– Бу эшне сугыш һәм тыл ветераннары, киң җәмәгатьчелек белән бергә башкарырга кирәк. Ил азатлыгы өчен көрәшкән һәр райондышыбызның исеме мәңгеләштерелергә тиеш! – диде район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов. 
Бу уңайдан Түбән Табын авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Расыйх Әхтәмов эш барышы белән таныштырды. Җирлектәге һәр авылда обелиск төзелгән. Колхоз үзәге саналган Түбән Табында Җиңүнең 35 еллыгына республикада бердәнбер булган обелиск сафка баскан булган. Соңгы берничә елда Тугаш, Тамьян авылларында һәйкәлләр төзелгән. Быел Югары Табында һәм Түбән Табында обелискларга капиталь ремонт үткәрү өчен 285 мең сумлык материал кайтарганнар, җир ачылу белән эш башларга ниятлиләр. 
Урыннарда ветераннар хәрәкәтен җанландыру, рухи-әхлакый тәрбия өлкәсендә алып барылган матур эшләр турында күп сөйләргә булыр иде. Пленум утырышында аларның кайберләре генә мисалга китерелде. Ветераннар хәрәкәте активистлары – Яңа Карамалы авылының “Яшь йөрәкләр” ансамбле, авылның имам-хатыйбы Хисаметдин Габдрахманов, фельдшеры Зөлфия Низамова, Октябрь авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Фәрит Гыймранов район ветераннар советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 
Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев