27 февраль 2020 яңалыклары
-
Күңел чишмәләренә кагылып
ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Мөслим картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагы өлкәннәр район үзәк китапханәсенә бардылар.
-
Тәмлетамак. Яшелчәле тавык пиццасы
Иң элек шикәр комы, чүпрә һәм тозны кефирга салып болгатыгыз. Аннары шуңа иләнгән он кушып, камыр ясагыз. Камырны бер-ике сәгать җылы урында тотып, түгәрәк җәймәләр әзерләгез.
-
Моңлы Мөслим
Балалар сәнгать мәктәбе Мөслимдә 1966 елда ачыла. Ул вакытта сәнгать мәктәбе бер катлы бинада урнашкан була. Мәктәпнең беренче директоры – Анатолий Калашников. Ул биредә ике ел җитәкчелек итә, фортепиано классында укыта. Танылган баянчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Харис Нигъмәтҗанов – сәнгать мәктәбенә нигез салучыларның берсе.
-
Татар блогерлары Йогышлы авырулар хастаханәсендә карантинда булган пациентларга бүләкләр алып килделәр
Блогерлар күчтәнәчләр, чәк-чәк, бал, шулай ук милли киемнәрдәге курчаклар һәм китаплар алып килгәннәр.
-
РОВДга тиңнәр юк
22 февраль көнне оешма-предприятиеләр мини-футбол һәм кул көрәше буенча көч сынашты. Футбол уенын караучы җанатарлар уенчылардан да ныграк борчылды. Капкага кергән һәр гол өчен сөенеп утырган егет-кызларга карап, үземне легендар “Барселона” командасы уенындагыдай хис иттем.
-
ТР авылларында яшәүче өченче һәм аннан соңгы бала тапкан хатын-кызларга 100әр мең сум акча түләячәкләр
Министр әйтүенчә, моныңчы хатын-кызларга 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү өченче бала туган өчен генә бирелгән.
-
28 февраль көненә һава торышы
Юлларда бозлавык.
-
“Безнең киләчәк – авылда”
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Агростартап” проекты буенча крестьян-фермер хуҗалыкларына грантлар бирә. Грант алу өчен авыл җирендә яшәү яки авылга күчәргә әзер булу, проектны тормышка ашыру өчен грант суммасының кимендә 10 процентын үзеңнән кертү шарт.
-
Алтын балык эзләп. Фоторепортаж
“Кояшлы Ык” ял паркының Таң аланында “Алтын балык” фестивале узды. Балык тотучылар бәйгесе быел җирлегебездә икенче тапкыр үткәрелә. Конкурста катнашырга Яр Чаллы, Менделеевск шәһәрләреннән, Җәлил бистәсе, Сарман, Актаныш районнарыннан да балыкчылар килгән иде.
-
Укучыларыбыз яза. Аккан сулар кебек узган гомер
Гомер көзләренә кергәндә күңелебез белән үткәннәрне барлыйбыз. Туган нигезебезне, әткәй-әткәйне, туганнарыбызны, күршеләрне, авылыбызның газиз урамнарын сагынабыз. Дәртле яшьлек елларына кайтасы килә. Үзең картайсаң да, күңел һаман унсигездә кала шул.
-
Өлкәннәр – авыл сагында.Фоторепортаж
Авыллар картая. Бу статистик мәгълүматларда да, соңгы елларда җирлекләрдә узган җыеннарда да күренә. Берничә бюджет хезмәткәрен исәпкә алмаганда, аларда гел пенсионерлар катнаша. Җитәкчелеккә сорау бирүче дә, проблема күтәрүче һәм фикер-тәкъдим җиткерүче дә алар.
-
Театр яктылыкка, нурга илтә
Узган ел Театр елы уңаеннан үзешчән театр коллективлары арасында конкурс үтте. 39 авыл мәдәният йорты төрле жанрдагы сәхнә әсәрләре белән куандырды. Спектакльләрдә мәктәп укучысыннан алып, пенсионерларга кадәр катнашты.
-
Кәбисә елыннан ник куркалар?
Быел февраль 29ыннан килә. Кәбисә елы, димәк. Дүрт елга бер кабатланучы кәбисә елын күпләр яратмый. Эш уңмый, өйләнешергә, яңа өйгә күчәргә ярамый дигән ырымнар да йөри. Хорафатлар гынамы бу? Әллә чынбарлыкка туры киләме? Кәбисә елы кешегә ничек тәэсир итә?