«Өйләнәм, хатын, өйләнәм»: ирең хатын алып кайтса – Түбән Кама театрыннан «инструкция»
Спектакльнең режиссеры – театрның баш режиссеры Лилия Әхмәтова
Түбән Кама театры яңа сезонын ике премьера белән башлаган иде. Аның берсен – «Бию спектаклен ничек аңларга?» спектаклен (режиссер – Нурбәк Батулла) театр зур гастрольләре вакытында Казанга алып килеп күрсәтсә, икенчесен – «Өйләнәм, хатын, өйләнәм» комедиясе Казанга килмәде, шуңа күрә пьеса авторы режиссер һәм драматург Салават Юзеев, театр белгече Нияз Игъламов белән бергә үзебез Түбән Камага барып карадык.
- «Өйләнәм, хатын, өйләнәм» – Салават Юзеевның 2024 елда «Яңа татар пьесасы» конкурсында премиягә ия булган «Дүрт ябалак» төнге клубы» пьесасы буенча чыгарылган спектакль.
Спектакльнең режиссеры – театрның баш режиссеры Лилия Әхмәтова. Бу аның әлеге театрда ике драмадан (Гаяз Исхакый повесте буенча «Көз» драмасы, Илгиз Зәйниев пьесасы буенча «Борһан йорты» драмасы) соң өченче спектакле.
Нет комментариев