Өй эшләрен ясалма интеллект тикшерә башлый
Бу хакта Министрлар Кабинеты утырышында ведомство башлыгының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов белдерде
Түрә сүзләренчә, киләчәктә ЯИ биремнәрне тикшерү өчен генә түгел, ә хисап һәм аналитика әзерләү өчен дә кулланылачак. Төп максат - хәзер укытучыларның күп вакытын ала торган тикшерү эшләрен бетерү.
Министрлыкта автоматлаштыру педагогларга йөкләнешне киметергә һәм бәяләүне объективрак итәргә ярдәм итәр дип ышаналар. Республиканың барлык мәктәпләре өчен тикшерүнең бердәм критерийлары кеше факторын төшереп калдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Чыганак: КазанКП
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев