Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туган якның милли моңнары

Оешма-предприятиеләрдә үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның "Туган якның милли моңнары " район смотр-конкурсын үткәрү нигезләмәсе.

Конкурсны үткәрү вакыты: конкурс ике турда үтә.

I тур 2016 нчы елның 20 октябрендә башлана. Һәм график нигезендә район мәдәният йортында үтә.

II тур - 2016 нчы елның 30 ноябрендә район мәдәният йортында гала- концерт.

Конкурсның максаты:

Халкыбызның милли йолаларын, гореф гадәтләрен барлау, милли мәдәниятебезне үстер; яшьләрдә халкыбызның үткәненә, аның сәнгатенә, милли йолаларыбызга мәхәббәт тәрбияләү; районда яңа талантларны барлау, аларны үстерү, сәхнә культурасына өйрәтү; халыкның ялын күңелле һәм файдалы уздыру, мәдәният учакларына күбрәк тамашачыны тарту.

Конкурсның шартлары:

- смотр-конкурста 18 яшьтән югары үзешчәннәр катнаша;

- конкурс сәнгатьнең барлык төрләре буенча үткәрелә;

- концерт 1сәгать 30 минуттан артырга тиеш түгел.

Номинацияләр:

1. Видеопрезентация

2. Вокал:

- халык җырлары;

- эстрада җырлары (соло, дуэт, трио);

- хатын-кызлар вокаль ансамбле (ретро җыр);

- ир-егетләр вокаль ансамбле (ретро җыр).

3. Юмор-сатира:

- юмористик күренеш.

4. Хореография:

- халык биюе;

- эстрада биюе.

5. Ансамбльләр:

- гаилә ансамбльләре;

- уен кораллары ансамбльләре;

- фольклор ансамбльләре чыгыш (уен-йола, җырлы-биюле, такмаклы этник күренешләр);

6. Конферансье.

Җиңүчеләрне билгеләү критерийлары:

- башкару осталыгы;

- сәхнә культурасы;

- сәхнә киеме;

- музыкаль бизәлеш;

- концерт программасын төзү осталыгы;

- оешма җитәкчеләренең катнашуы;

- нәтиҗәле күмәк номерлар.

Конкурста катнашкан иң яхшы дип табылган коллективларга 1,2,3 нче урыннар бирелеп, район мәдәният бүлегенең Мактау кәгазе һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырыла. Яхшы чыгыш ясаучы өч коллективка кызыксындыру бүләкләре бирелә.

Конкурс нәтиҗәләрен жюри билгели. Жюри карары катгый, яңадан тикшерергә һәм шикаять бирергә рөхсәт ителми! Концертны үткәрү вакыты күчерелми!

Оешма-предприятиеләрдә үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның "Туган якның милли моңнары" район смотр-конкурсын үткәрү

графигы

п/п

Оешма-предприятие исеме

Үткәрү вакыты

1

Почта бүлеге, элемт бүлеге, район электр элемтәсе.

24.10.2016

2

Аграр көллият, мәгариф идарәсе, "Мизгел"яшьләр үзәге, спорт мәктәбе, мәктәптән тыш эшләр үзәге, "Нептун" бассейны, "Яшьлек" спорткомплексы.

28.10.2016

3

Лицей,

"Карлыгач","Ләйсән" балалар бакчасы.

31.10.2016

4

Үзәк хастаханә

07.11.2016

5

Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе, "Миләшкәй" балалар бакчасы.

09.11.2016

6

Гимназия, "Күбәләк" балалар бакчасы.

14.11.2016

7

Социаль яклау бүлеге, картлар йорты, социаль яклау үзәге "Маяк", хезмәт һәм мәшгульлек үзәге

18.11.2016

8

Район эчке эшләр бүлеге, суд приставлары, район суды, прокуратура, УФСИН, янгын бүлеге.

21.11.2016

9

"Мөслим инженерлык челтәрләре" җәмгыяте, ТСЖ, "Яшелләндерү һәм төзекләндерү үзәге" унитар предприятиесе, "Хуҗалык тәэмин итүе" предприятиесе.

23.11.2016

10

Газ участогы, "Мелиорация", "Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы" җәмгыяте, ХПП, Мөслим коры сөт заводы.

25.11.2016

11

Район Советы, район башкарма комитеты.

28.11.2016

Гала-концерт 30.11. 2016 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев