19 октябрь 2016 яңалыклары
-
"Туган як" агрофирмасы – алдынгылар рәтендә
"Туган як" агрофирмасы авыл хуҗалыгының бар тармагында да өлгерлек күрсәтә. Агрофирманың Югары Табын бүлекчәсендә кышлату чорын да яхшы күрсәткечләп белән башлап җибәргәннәр.
-
Ашыгыч ярдәм бүлеге хәбәр итә
Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, ай башыннан 318 чакыру кабул ителгән. 28 кеше район үзәк хастаханәсенә дәвалануга салынса, 1 кеше Яр Чаллы шәһәренә озатылган.
-
Туган якның милли моңнары
Оешма-предприятиеләрдә үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның "Туган якның милли моңнары " район смотр-конкурсын үткәрү нигезләмәсе.
-
"Гүзәл кыз" түгәрәге
Район үзәк китапханәсендә чаралар еш оештырыла. Аның чираттагысы бүген үтте. "Картаймагыз, әле ветераннар" клубы әгъзалары очрашып, фикер алышты, районда булган вакыйгаларны бәян итте.
-
Нәниләр музыкант булырга әзерләнә
14 октябрьдә Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлеге укытучылары hәм укучылары Мөслимдәге "Күбәләк" балалар бакчасына лекция-концерт белән бардылар.
-
Мөслим яшьләре "Казан егетләре" төркеменә кызыксындырган сорауларын бирде
Алдан хәбәр ителгәнчә, 18 октябрь көнне район үзәк китапханәсендә "Казан егетләре" төркеме белән очрашу үтте. Әлеге очрашу "Йолдызга 10 сорау" проекты кысаларында тормышка ашырылды.