Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әниләр, соңга калмагыз!

Ана капиталын алган (яисә 2016 нчы елның 30 сентябренә кадәр әлеге сертификат алуга хокук алучылар) һәм аның бөтен суммасын төп юнәлешләргә файдаланмаучылар 25 мең сум күләмендәге бер тапкыр бирелүче түләү алу хокукыннан файдалана ала. Моның өчен, 2016 нчы елның 30 ноябреннән дә соңга калмыйча, гариза бирергә кирәк.

Сертификатка хокук алган, әмма аны алу өчен мөрәҗәгать итмәүчеләр Россия Пенсия фондына яисә күпфункцияле үзәккә берьюлы ике гариза тапшыра ала: ана капиталына сертификат алу һәм 25 мең сум күләмендә түләү алу турында. Гаилә сертификатны алган булса, гаризаны электрон рәвештә - гражданның Пенсия фондындагы шәхси кабинеты аша да бирергә була. Электрон гаризаны сертификат биргән территориаль органга җибәрергә. Гариза электрон рәвештә бирелгән очракта, үзең барып йөрү кирәк түгел.

Бер тапкыр бирелә торган түләүгә гаризаны Россия Федерациясендә яшәүче ана капиталы сертификатына ия барлык кешеләр дә тапшыра ала. Монда сертификат алуга хокук бирүче баланың кайчан тууы мөһим түгел.

Гаризада сертификатның сериясе, номеры, счет реквизитлары (банк счеты ана сертификаты алучы исемендә булырга тиеш) күрсәтелә.

1 июльдән бер тапкыр бирелүче мондый түләүне сорап, 73 гаилә гариза бирде. Шуларның 47се - электрон рәвештә. 68 гаилә әлеге түләүне алды инде.

Исегезгә төшерәбез: Россия Пенсия фонды тарафыннан электрон рәвештә күрсәтелүче барлык хезмәтләр һәм сервис Пенсия фонды сайтының бер порталына берләштерелгән - es.pfrf.ru. Россия Пенсия фонды хезмәтен электрон рәвештә алу өчен бердәм дәүләт хезмәтләре порталыннан расланган учет язуың булырга тиеш. Граждан порталда инде теркәлгән булса, теркәлү вакытында бирелгән логин һәм парольне файдаланырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X