Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Нептун" бассейны кубогы Мөслимдә калды (+ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген, "Нептун" йөзү басейнында "Нептун" бассейны кубогына багышланган йөзү ярышлары үтте. Ярышларда 6 команда: Мөслим, Актаныш, Яңа Чишмә, Сарман, Чистай районнары, Җәлил поселыгы командалары катнашты. Ярышларны ачып, район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров катнашучыларга Мөслим ягы сәламнәрен җиткерде. "Нептун" йөзү бассейны директоры Алмаз Дәүләтшин уңышлар теләде.

Җиде ел рәттән үткәрелүче ярышларда елдан-ел катнашучы командаларның саны арта бара. Спорт уеннарының йөзү төрен үз иткән укучылар да, бу спорт төреннән туктарга җыенмауларын белдерәләр.

22 төр буенча узган ярышларда 33 комплект медаль уйналды.Гомуми нәтиҗәләр буенча: Чистай районы командасы өченче урынга, Җәлил поселогы командасы икенче урынга лаек булды. Мөслимлеләр беренче урынны алып, "Нептун" бассейны кубогына ия булдылар.

Ярышларда катнашучыларның һәм җанатарларның күп һәм актив булуы, йөзү спортының дәвамлы булуына бер ишарә. Димәк, киләчәктә Мөслимебездән үсеп чыккан йөзүчеләрне, республикабыз һәм илебез күләмендә узган ярышларда күрә алуыбызга тулы ышаныч бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев