Нәҗип Хаҗипов социаль объектлар һәм район үзәгендәге үзгәрешләрне бәяләде
Аны район башлыгы Альберт Хуҗин каршы алды һәм Мөслим үзәгендә халыкка хезмәт күрсәтүче әһәмиятле биналар, Мөслим үзәге белән таныштырды
Бүген Мөслим районына эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов килде. Аны район башлыгы Альберт Хуҗин каршы алды һәм Мөслим үзәгендә халыкка хезмәт күрсәтүче әһәмиятле биналар, Мөслим үзәге белән таныштырды.
Н.Хаҗипов иң элек район үзәк хастаханәсендә булып, биредә “Агромастер” җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов алып биргән яңа җиһазлар белән танышты, поликлиника эшчәнлеген һәм авыруларны кабул итү барышын карады.
Аннан соң район башлыгы һәм Нәҗип Хаҗипов район политехник техникумына килде. Техникум директоры Илнар Миргалимов җитәкчелегендә кунаклар уку заллары белән таныштылар, техникумның тулай торак төзелеше булачак урынны карадылар.
Мөслим үзәге белән танышуны кунаклар Тукай урамыннан башладылар. Биредә алар Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең яңа актлар залын карадылар, Тукай скверында булдылар. Нәҗип Хаҗипов һәм район башлыгы Альберт Хуҗин яңа ачылган Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Үзәк белән танышуны дәвам итеп, кунаклар Пушкин урамы буйлап уздылар. “Хезкәткә дан” һәм “Бәхет” скверларында булдылар.
Соңыннан Нәҗип Хаҗипов Мөслимдә алган хис-кичерешләре белән уртаклашты, Мөслимдәге үзгәрешләргә югары бәя бирде.
Фәридә Гайнетдинова репортажы.
Нет комментариев