Мөслимнең "Яңарыш" микрорайонына су кертәләр
"Мөслим инженерлык челтәрләре" җәмгыяте район үзәгенең Яңарыш микрорайонына су үткәрә. Моның өчен өч километр 700 метр озынлыкта суүткәргеч сузылган. Мәктәптән тыш эшләр үзәгенә баручы су линиясе яңартылган, спорткомплекска суүткәргеч сузылган.
Мөслимнең Урожайная урамында 1500 метр озынлыкта суүткәргеч сузарга ниятлибез, ди "Мөслим инженерлык җәмгыяте" җитәкчесе Рамил Хафизов. Моннан тыш җәмгыять район үзәген су белән тәэмин итүче Госман чишмәсен дә койма белән әйләндереп алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев