Мөслимнең сөекле сандугачы
“Мөслим сандугачы” исемен йөртүче җырчы Халидә Уразаева-Спиридоновага, исән булса, 80 яшь тулган булыр иде.
Халидә Уразаева, Алабуга культура-агарту училищесын тәмамлагач, 1958 елда Мөслим районына эшкә җибәрелә. Мөслимдә ул үз бәхетен таба, дан казана. Матур моңлы тавышка ия булган җырчы бөтен республика күләмендә таныла.
“Халидә Уразаева көчле оештыручы иде”, диләр аның кул астында эшләгән мәдәният хезмәткәрләре. 1960-1978 елларда ул район үзәгендәге мәдәният йорты коллективын җитәкли, аннан соң район мәдәният бүлеге мөдире була. Ул җитәкчелек иткән елларда район мәдәният өлкәсендә зур уңышларга ирешә. Даими эшләүче агитбригада, “Яктылык” стена газетасын чыгару, халык театры, академик хор оештыру һәм башка күп эшләр башкарыла. Район ул вакытта ел саен йөз кешедән ким булмаган коллектив белән Казанда отчет концерты куя. Ульяновск, Куйбышев, Пермь, Ленинград, Оренбург, Курган, Төмән шәһәрләрендә һәм өлкәләрендә дә мөслимлеләрнең чыгышын көтеп алалар. Мөслим сәнгать осталары Чехословакиядә дә алты шәһәрдә концерт бирә. Ә 1973 елда академик хор Мәскәүдә Кремльнең Съездлар сараенда концерт куя.
Тырыш һәм тынгысыз хезмәте өчен 1971 елда Халидә Уразаевага “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә. 1975 елда ул “РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек була. 2004 елда республиканың “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Мөслимлеләр бүген дә Халидә Уразаеваны “Мөслим сандугачы” дип сагынып искә алалар.
Фәнис Абдуллин, ТР Атказанган мәдәният хезмәткәре:
–1973 елның августында Мөслим мәдәният йортына эшкә кайттым. Мине бик матур, мөлаем йөзле Халидә апа каршы алды һәм эшкә кабул итте. Ул чорда хуҗалыкларда агитбригада белән басу-кырларда чыгыш ясадык, кичен авыл клубларында концерт куя идек. Халидә апага һәрвакыт баянда уйнадым. Андый матур тавышлы, моңлы, көчле диапозонлы тавышлы җырчылар бик сирәк ул. Академик хорның солисты буларак, борынгы җырларны шундый оста һәм матур итеп башкара иде. Аның бервакытта да үзен “эре” тотканын яки кемгәдер тавыш күтәргәнен ишеткәнем булмады, гадилеге белән яраттыра иде. Халидә Уразаеваны бүген дә яратып, сагынып искә алабыз.
Рушат Солтанов, Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим бүлеге вәкиллеге җитәкчесе, районның иҗтимагый советы рәисе:
– Балачактан ук радиодан Халидә апаның күңелгә үтә торган моңлы тавышын тыңлап үстем. Ул җырлый башласа, әнкәй радиога кереп китәрдәй булып тыңлый иде. Мөслим академик хорының Кремль Съездлар сараенда чыгыш ясаганын ул вакытта бик сирәк кешедә булган телевизордан карадык. Мөслимдә эшли башлагач, Халидә апа белән тыгыз аралашырга туры килде. Искиткеч күңелле, җор телле кеше иде ул. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр райондашларыбызны моңлы җырлары белән сөендереп яшәде. Ул бүген дә безнең күңелләрдә. Халидә апаның тууына 80 ел тулу уңаеннан октябрь аенда зурлап искә алу кичәсе үткәрергә ниятлибез.
Фәридә Гайнетдинова.
Фото – музей архивыннан.
(Язма Флүр Баһаутдиновның “Мөслим балалары” китабындагы “Мөслим сандугачы” язмасына нигезләнеп әзерләнде).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев