5 октябрь 2019 яңалыклары
-
Бу көнне тарихта
Бөтендөнья укытучылар көне
-
Мөслимдә агач утырту акциясе узды
Бүген оешма-предприятиеләр генә түгел, лаеклы ялдагы өлкәннәр дә агач утыртты.
-
Авылым тарихы. Элемтә
Элемтә район үзәгеннән – 20 км, Михайловка авылыннан 3 км ераклыкта урнашкан. 1934 елга кадәр Элемтәдә нибары 3 йорт, тегермән һәм зур бакча хуҗасы Филимон атлы кешенең утары булган.
-
Цифрлы телевидениегә күчәбез
Ел башыннан старт алган цифрлы телевидениегә күчү процессы октябрь аенда төгәлләнер дип фаразлана. Белгечләр цифрлы телевидениегә күчү чыгымнары минималь булачак дип белдерә. Түләүсез һәм гомуми пакетка Россиянең 20 топ-каналы керә.
-
6 октябрь көненә һава торышы
Урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә.
-
Үзебез сайлаган язмыш
Һөнәр сайлар чакта күпләр җиде юл чатында кала. Кайда барырга, кем булырга, кемнең киңәшен тыңларга? Ә Нәсыйх кызларын андый сорау бимазаламый. Әллә инде абыйлары Назыйф белән Газинур сайлаган укытучы һөнәре җаннарына якын тоела. Абыйлары юл салган сукмакка тартыла кызлар. Хәер, абыйларга иярү дию бик үк дөрес тә булмас. Укытучы һөнәренә мәхәббәт балачактан ук бөреләнмәсә, күңел ул якка ашкыныр иде микән? Ә кайчан кабынды соң әле ул мәхәббәт дигәннәре?
-
Бәйрәм белән!
5 октябрь – Халыкара укытучылар көне.
-
Иң креатив җырчыларның берсе Илсөя Бәдретдинова яңа клип төшергән
"Юри генә" җырына төшерелгән клипта популяр татар җырчыларының барысын да күрергә була.
-
Мөслимнең сөекле сандугачы
“Мөслим сандугачы” исемен йөртүче җырчы Халидә Уразаева-Спиридоновага, исән булса, 80 яшь тулган булыр иде.
-
02 көндәлеге: законсыз төстә гравий һәм ком алып китү факты буенча җинаять эше кузгатылды
23 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 35 хәбәр керде.
-
Алар – авылым горурлыгы
Безнең Вәрәшбаш авылында туып-үсеп, бүгенге көндә республика һәм Россия күләмендә танылу алган шәхесләребез күп. Без алар турында телевидение тапшыруларын карап, матбугат битләреннән укып та беләбез.