Мөслимнең "Ак калфаг"ы бөтендөнья форумында тәҗрибә уртаклашты
13-15 апрель көннәрендә Казанда V Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы үтте. Анда Татарстан районнарыннан, Россиянең 67 төбәгеннән, ерак һәм якын 15 чит илдән 400 ләп делегат катнашты.Безнең районның делегаты булып форумда "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Мөслим бүлеге җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә җитәкчесе Тимергалиева...
13-15 апрель көннәрендә Казанда V Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы үтте. Анда Татарстан районнарыннан, Россиянең 67 төбәгеннән, ерак һәм якын 15 чит илдән 400 ләп делегат катнашты.Безнең районның делегаты булып форумда "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Мөслим бүлеге җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә җитәкчесе Тимергалиева Эльмира Васыйл кызы катнашты. Бөтендәнья Татар конгрессы һәм "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы тарафыннан үткәрелә торган форумның девизы - "Хатыннарның бүгенге көнге беренче вазыйфалары - Ана телен саклау" иде. Пленар утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты. Делегатларга ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев