Мөслимнең 8 мөгаллиме "Өлкән укытучы" грантына лаек булды
Яңалыклар

Мөслимнең 8 мөгаллиме "Өлкән укытучы" грантына лаек булды

13 июньнән 15 июньгә кадәр районыбыз мәктәпләрендә белем бирүче һәм грант откан 8 укытучы "Өлкән укытучы" гранты буенча Казан шәһәрендә белем күтәрү укуларында катнашты. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы әлеге укуларны укытучыларның һөнәри осталыкларын, иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм педагогик тәҗрибәне тарату максатыннан уздыра.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев