Мөслимлеләрне маммография үтәргә чакыралар
Мөслим үзәк шифаханәсендә график нигезендә диспансерлаштыру дәвам итә. Диспансерлаштыру вакытында хатын-кызлар өчен маммограф та эшли. Республика клиник онкологик диспансерының Яр Чаллы филиалының маммографы көн саен 50гә якын хатын-кызның кукрәктәге яман шеш булмавын тикшерә. Маммографның эш графигы: 8.00-14.00 сәгатькә кадәр. 4 мартка 806 хатын-кыз маммограф аша узган. Еллык план -1212 кеше....
Мөслим үзәк шифаханәсендә график нигезендә диспансерлаштыру дәвам итә. Диспансерлаштыру вакытында хатын-кызлар өчен маммограф та эшли. Республика клиник онкологик диспансерының Яр Чаллы филиалының маммографы көн саен 50гә якын хатын-кызның кукрәктәге яман шеш булмавын тикшерә. Маммографның эш графигы: 8.00-14.00 сәгатькә кадәр. 4 мартка 806 хатын-кыз маммограф аша узган. Еллык план -1212 кеше. Бу елны маммография 1978,1975, 1972, 1969, 1966, 1963, 1960, 1957, 1954, 1951, 1948, 1945, 1942 елларда туган хатын-кызларга үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев