7 март 2017 яңалыклары
-
15нче конкурсантыбыз - Лилия Нуруллина
"Без әниебез Нуруллина Лилия Равил кызы белән бик тә горурланабыз. Ул берүзе ике ир-егет үстерде: зарланмады, уфтанмады, һәрчак хәлләребезне сораша, ярдәм кулы суза. Бүгенге көндә ул Мөслим районы Баланны авылында гомер итә", - дип язалар безгә Лиомя Нуруллина.
-
Конкурсант - Надежда Верхоланцева белән танышыгыз
Рус. Шуган авылында яшәүче Надежда Верхоланцева сабые белән төшкән фотосы белән конкурста катнашу хокукына ия булды. Надежда өчен Рус.Шуган авылы халкы актив тавыш бирергә әзерләнә
-
"Әнием бар шул минем" фотоконкурсы катнашучысы - Люзия Латипова
"Әнием - Латипова Люзия Фәрит кызы. Сал.Мухан авылында гомер кичерә. Мин әниемне нык яратам. Минем әни өчен тавыш бирергә онытмагыз!"
-
Конкурсыбызның чираттагы катнашучысы - Елена Ильина
Әлеге конкурсантыбыз Ташъелга авылында яши. Фотода ул иң яраткан кызын кочаклап төшкән. Йөзләрендә бәхетле елмаю, күзләрендә мәхәббәт хисләре балкый.
-
Венера Хәйруллина өчен кемнәр тавыш бирер?
"Минем әнием - Хәйруллина Венера Кашаповна. Гомерен балалар тәрбияләугә багышлады. Куп еллар мәктәп директоры булып эшләде. Бүгенге көндә Мөслимдә яши. Лаеклы ялда". Менә шушындый, үз әниләре белән горурланып яшәүчеләр катнаша безнең фотоконкурста. Венера Хәйруллинаның фотосын кызы Чулпан юллаган. Фотода алар икесе - район үзәгенең Пушкин урамында.
-
Әминә Мусина - 10нчы конкурсантыбыз
Тумышы белән Мөслим районы Баланлы авылыннан булган Әминә Мусина конкурсыбызның 10нчы катнашучысы. Бүген ул Алабуга шәһәрендә гомер кичерә.
-
"Әнием бар шул минем" фотоконкурсы катнашучысы - Лениза Вагыйзова
"Бу фотода иң кадерле әниебез Вагыйзова Лениза Индус кызы. Без әни белән бик горурланабыз . Ул безнең терәгебез, яклаучыбыз. Без аны бик яратабыз. Хәзерге вакытта әниебез Мөслим районында гомер итә", - дип язалар безгә әлеге конкурсантыбыз турында. Лениза Вагыйзова өчен тавыш бирергә онытма.
-
"Әнием бар шул минем" фотоконкурсы катнашучысы - Алисә Карамова
Конкурсыбызның чираттагы катнашучысы Мөслимнән Алисә Карамова. Бүген ул балалары Ранис hәм Йолдыз өчен сөекле әни.Әлеге фотода ул бәләкәй шатлыгы - улы белән. "Күзләребездә бер-беребезгә булган наз hәм мәхәббәт шушы фотода чагылган", - дип яза безгә Алисә.
-
«Ак Барс» Банк выполнил обязательство перед АСВ по увеличению капитализации
Сегодня на заседании совета директоров АСВ данная информация была зафиксирована, пишет "Татар-информ". «Ак Барс» Банк выполнил свои обязательства перед АСВ по увеличению уставного капитала, сообщает пресс-служба кредитной организации. Данные были озвучены в ходе заседения совета директоров Агентства по страхованию вкладов, которое проходило под председательством министра финансов РФ Антона Силуанова. Размер...
-
Мөслим тәрбиячесе Регина Гыйздәтова республикада иң яхшылар арасында
Актаныш районының "Умырзая" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе - 2017" бәйгесенең зона туры узды. Анда Мөслимнең "Кояшкай" балалар бакчасыннан Индира Хәбирова, "Миләшкәй" балалар бакчасыннан Гөлназ Ярмөхәмәтова һәм "Күбәләк" балалар бакчасыннан Регина Гыйздәтова катнашты.
-
Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны Александр Невский ордены белән бүләкләде
Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин 1 мартта имзалаган документ бүген, 7 мартта, хокук мәгълүматы интернет-порталында дөнья күрде.
-
Язгы ташу: белгечләр фаразы
Синоптиклар фаразы буенча, быел кар бик күп яуды.Язгы ташу чорында басулардан да су күпләп төшәр дип фаразлана. Шуның өчен ашлык складларын саклап калу хәстәрен дә нәкъ менә бүгеннән кайгырту зарур. Шәхси хуҗалыклар да, үз чиратында, капка төпләрен кардан арындыру, су юлларын ачып кую эшләрен иртәгәге көнгә калдырмасын иде, ди белгечләр....
-
Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары тагын бер бәйгедән җиңү белән кайтты
Әлмәт шәһәрендә Фәрит Яруллин исемендәге "Талантыңны ач" республикакүләм конкурс узды. Анда Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары да катнашты. Миләүшә Шәяхмәтова (укытучысы Илмира Гәрәева), Нурлан Шәехов (укытучысы Ләйсән Замалова) I дәрәҗә лауреат, Илсур Кирамов (укытучысы Мөршидә Әхмәтҗанова) II дәрәҗә лауреат, Рушан Салихов (укытучысы Гөлназ Йосыпова) III дәрәҗә лауреат булдылар.
-
"Күбәләк" бакчасы нәниләре үз куллары белән гөл ясый
"Күбәләк" балалар бакчасында нәниләрне яңа проектлар, конкурслар белән сөендереп кенә торалар. Бу көннәрдә икенче төркем тәрбиячесе Алисә Мәрданова "Язгы гөлләр" проектын тормышка ашыру белән мәшгуль. Сабыйлар белән бергәләшеп ясалган ясалма гөлләр, лента-бантлардан булдырылган чәчәк гөләмәләре бакчага күргәзмә итеп тә куелды. Бүген исә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча тагын бер бәйге старт...
-
Мөслимлеләрне маммография үтәргә чакыралар
Мөслим үзәк шифаханәсендә график нигезендә диспансерлаштыру дәвам итә. Диспансерлаштыру вакытында хатын-кызлар өчен маммограф та эшли. Республика клиник онкологик диспансерының Яр Чаллы филиалының маммографы көн саен 50гә якын хатын-кызның кукрәктәге яман шеш булмавын тикшерә. Маммографның эш графигы: 8.00-14.00 сәгатькә кадәр. 4 мартка 806 хатын-кыз маммограф аша узган. Еллык план -1212 кеше....