Мөслимлеләр билбау көрәше буенча Татарстан беренчелегеннән җиңүләр алып кайтты
Яңалыклар

Мөслимлеләр билбау көрәше буенча Татарстан беренчелегеннән җиңүләр алып кайтты

27-29 апрель көннәрендә Аксубай районында билбау көрәше буенча Татарстан беренчелеге үтте. Мөслим данын ярышта 2000-2003 елгы егет-кызлар яклады. Бәйге нәтиҗәләре буенча ирекле стильдә 71 килограмм авырлыктагылар арасында Илназ Гәрәев беренче урын алды (тренеры - Илнар Сәетгалиев). Классик стильдә 95 килограммнан югары үлчәмдә Айдар Шәрифуллинга тиңнәр булмады (тренеры - Альберт Шәймөхәмәтов)....

27-29 апрель көннәрендә Аксубай районында билбау көрәше буенча Татарстан беренчелеге үтте. Мөслим данын ярышта 2000-2003 елгы егет-кызлар яклады. Бәйге нәтиҗәләре буенча ирекле стильдә 71 килограмм авырлыктагылар арасында Илназ Гәрәев беренче урын алды (тренеры - Илнар Сәетгалиев). Классик стильдә 95 килограммнан югары үлчәмдә Айдар Шәрифуллинга тиңнәр булмады (тренеры - Альберт Шәймөхәмәтов). 55 килограмм авырлыктагылар арасында Ленар Латыйпов өченче урынга лаек булды (тренеры - Илнар Сәетгалиев).

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев