Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә узган елны ничә кешегә паспорт бирелгән?

Узган ел җирлегебездә 1015 кешегә паспорт бирелгән. Шуларның 598 дәүләт хезмәтләре порталы аша кергән. Район эчке эшләр бүлегенең миграция пункты җитәкчесе Роза Маракина райондашларны электрон хезмәтләрдән файдаланырга чакыра һәм аның өстенлекләрен билгеләп үтә. Беренчедән, бу хезмәтләр түләүсез. Икенчедән, гаризаны бәйрәм яки ял көне булуга карамастан, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында теләсә нинди компьютердан, планшеттан, кәрәзле телефоннан бирергә була. Бары тик Интернет челтәре генә эшләсен. Өченчедән, өйдән чыгасы, чиратларда торасы, кабат-кабат миграция пунктына килеп йөрисе түгел.Тору урыны буенча бирелгән электрон гаризалар өч көн эчендә карала. Аннары гражданин тиешле документлары белән миграция пунктына чакырыла. Паспортны алыштыру турындагы гариза 10 көн вакытта карала. Әзер документлар бер сәгать эчендә гражданинның кулына тапшырыла.
Электрон хезмәтләрдән бар кеше дә файдалана ала. Моның өчен РФ дәүләт хезмәтләр күрсәтү порталында теркәлү үтәргә кирәк. "Әлбәттә, барлык райондашларның Интернетка чыгу мөмкинлеге булмаска мөмкин. Андыйларны миграция пунктында махсус хезмәткәр терки", - ди Роза Ивановна. Иң беренче РФ гражданины паспорты кешегә 14 яше тулгач бирелә. 20 яшь тулгач алыштырыла. 45 яшьтә исә гомерлеккә дип бирелә. Районның миграция хезмәте сишәмбе һәм җомга көннәрендә 8:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр,чәршәмбе һәм шимбә 8:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр гражданнарны кабул итә. Төшке аш 12.00-14:00 сәгатьләрдә. Белешмәләр өчен телефон 2-50-55.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев