Мөслимдә соңгы ике көндә ашыгыч ярдәм бүлегенә 54 чакыру һәм мөрәҗәгать булган
Яңалыклар

Мөслимдә соңгы ике көндә ашыгыч ярдәм бүлегенә 54 чакыру һәм мөрәҗәгать булган

Соңгы ике көндә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 54 чакыру һәм мөрәҗәгать булган. Аларның күбесе - йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегүчеләр һәм көнкүрештә тән җәрәхәте алучылар. "Кышның соңгы аенда кискен респиратор вирус инфекцияләре очрагы артты. Соңгы ике көндә 9 сабыйга шундый диагноз куелды. 7 кеше дәвалауга салынды. Вирус сизелерлек артка чигенсә дә, балалар бик еш авырый. Һава торышының тотрыксыз булуын исәпкә алып, сәламәтлегегезгә карата игътибарлы булыгыз", - дип искәртә табиблар.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев