Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә "Калфаклар туе" гөрләде (ФОТОРЕПОРТАЖ)

"Ничә мыскал энҗе, әй, ак калфак... Әй, җырдай ак калсак..." 17 апрельдә "Мизгел" яшьләр үзәгендә "Калфаклар туе" үтте. Татар мәдәниятен, тарихын барлауга, йолаларны торгызуга багышланган әлеге бәйрәмне Татарстан халыклары Ассамблеясенең Мөслим муниципаль районындагы вәкиллеге, "Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы, "Мизгел" яшьләр үзәге район мәдәният бүлеге һәм ветераннар советы ярдәмендә оештырдылар.

Быел кыш айларында район ханымнары, туташлары Роза Низамова җитәкчелегендә калфак тегү, аны бизәү серләренә төшенделәр. "Калфак туе"нда исә әлеге калфакларны җәмәгатьчелеккә күрсәттеләр. Район зыялылары җыелган әлеге кичәдә катнашучыларның осталыгын да бәяләделәр. Наилә Сөләйманованың җыры, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Фәнис Абдуллин, Радик Газизов музкаль уен коралларында башкарган татар көйләре, дәртле биюләр беркемне дә битараф калдырмады. Нәтиҗәдә, "Иң актив катнашкан оешма" номинациясендә Мөслим районы Башкарма комитетының дипломы "Күбәләк" балалар бакчасы коллективына тапшырылды. Шулай ук Мөслим гимназиясе, "Миләшкәй" балалар бакчасы коллективлары да "Актив катнашкан оешма"лар буларак диплом алдылар. Аерым кешеләр арасында "Иң актив катнашучы" номинациясендә Йолдыз Зәкиева иң лаеклысы булды. "Актив катнашучылар" - оригинальлеге, матурлыгы белән аерылып торучы калфаклар иҗат итүчеләр - сәнгать мәктәбеннән Рәмзия Батырова, "Күбәләк" балалар бакчасыннан Алисә Мәрданова, "Мизгел" яшьләр үзәгеннән Эльвира Гәрәева, Вәрәшбаш төп белем бирү мәктәбеннән Ләйсән Яхина да шулай ук район Башкарма комитеты дипломы белән бүләкләнделәр. Хезмәт ветераны Роза Низамовага милли йолаларны торгызу юнәлешендәге нәтиҗәле тырыш хезмәте өчен район Башкарма комитетының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Кичәдән зал "Туган тел" җырын җырлап таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев