Мөслимдә өч әнигә балаларын автокреслога утыртмаган өчен штраф салынган
Яңалыклар

Мөслимдә өч әнигә балаларын автокреслога утыртмаган өчен штраф салынган

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләреннән алынган мәгълүматларга караганда, узган атнада хезмәткәрләр тарафыннан 131 беркетмә төзелгән. 3 райондашыбыз руль артына спиртлы эчемлек кулланган килеш утырган. Шуның берсе кабаттан эләккән. Суд карары нигезендә бу гражданинга тагын 3 ел машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү, 200 меңнән алып 300 меңгә кадәр штраф яный. Юл-транспорт һәлакәтендә 5...

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләреннән алынган мәгълүматларга караганда, узган атнада хезмәткәрләр тарафыннан 131 беркетмә төзелгән. 3 райондашыбыз руль артына спиртлы эчемлек кулланган килеш утырган. Шуның берсе кабаттан эләккән. Суд карары нигезендә бу гражданинга тагын 3 ел машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү, 200 меңнән алып 300 меңгә кадәр штраф яный. Юл-транспорт һәлакәтендә 5 машина зыян күргән. Балаларын махсус креслога утыртмаган 3 әти-әни дә штрафка тартылган. Куркынычсызлык каешларын эләктермәгән 37 кешегә карата беркетмә язылган.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев