Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә булачак солдатларны һәм аларның әти-әниләрен зурладылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген "Мизгел" яшьләр үзәгендә "Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне" үтте. Районыбызда әлеге матур бәйрәмне үткәрү традициягә әйләнде. Чарага хәрби хезмәткә китәргә әзерләнүче 17 егет килгән иде. Шулай ук аларның әти-әниләре дә бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары булдылар. Бәйрәмдә локаль бәрелешләрдә интернационал бурычын үтәгән ветераннарның катнашуы, армия хезмәтенең кирәкле һәм җаваплы булуына ачык мисал...

Чехословакия вакыйгаларында катнашучы 5 райондашыбыз район башлыгы кулыннан, 49 елдан соң килеп ирешкән истәлек медальләрен алдылар. Хәрби - очучы, Россия Федерациясенең атказанган очучысы Рәшит Шәфыйков та хезмәткә китүче егетләргә көчле булырга, спортны яратырга дигән теләк җиткерде.

Татарстан халыклар ассамблеясенең Мөслимдәге вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов һәрвакыттагыча тәртипле, тыйнак һәм Мөслимлеләр исеменә тап төшермичә хезмәт итәргә чакырды.

Төрле елларда интернациональ бурычларын үтәгән сугыш ветераннары да илләребезнең тыныч, хезмәткә чакырылучы егетләрнең батыр егетләр булуын, әти-әниләргә сабырлык теләдәләр.

14 яше тулган 6 укучыга - Россия Федерациясе гражданины паспортын мондый чарада тапшыру да тәрбияви әһәмияткә ия булуы белән истә калыр. "Ләйсән", "Кояшкай" балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең нәни сугышчылар парады бәйрәмгә матурлык та, рәсми аһәң дә өстәде. Мәдәният йорты егет-кызларының җыр-биюләре исә бәйрәм төсмере бирде. Чарада катнашучылар бәйрәм ахырында Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексына чәчәк салдылар, бергәләп фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев