Мөслимдә һава температурасы +32 градуска кадәр күтәреләчәк
Яңалыклар

Мөслимдә һава температурасы +32 градуска кадәр күтәреләчәк

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 23 августта, республикада алмашынучан болытлы һава торышы сакланачак. Явым-төшем көтелми. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил исә.

Республикада төнге сәгатьләрдә һаваның минималь температурасы - +13..+18, көндез максималь температура +27..+32 градус җылы булачак.

Мөслимдә төнлә - +15.+17, көндез +30..+32 градус җылы булыр дип фаразлана.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев