Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә 44 миллионга якын сумманы урламакчы булган ир кешегә хөкем карары чыгарылды

Мөслим районы прокуратурасы, 24 яшьлек Э.Г-га карата ачылган җинаять эшендә дәүләт гаепләвен раслады. Ул РФ ҖК 30 маддәсе 3 бүлегендә, 159 маддәсе 4 бүлегендә каралган җинаятьне (караклыкка омтылыш, ягъни шактый зур күләмдә чит кеше милкен алдау һәм ышанычны акламыйча урлау, җинаять башкаручы заттан тормый торган сәбәпләр аркасында ахырына җиткерелмәгән очракта)...

Суд билгеләвенчә, 2015 нчы елның 13 октябреннән 2015 нче елның 16 октябренә кадәр Э.Г-н "Мөслим" АФ" ҖЧҖ эшчеләре һәм әлеге оешмага караган милек сакланышы өчен җаваплы затларга үзен әлеге организациянең генераль директоры дип алдап һәм ышандырып, "Мөслим" АФ" ҖЧҖның 43813450 сумлык милкен урлый язган.

Гаепләнүче үз гаебен танымады.

Суд Э. Г-га 4 ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү һәм 3 ел сынау чоры билгеләде.

Суд карары законлы көченә керде, дип хәбәр итә район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев