Мөслим яшьләре арасында узган мини-яутбол ярышы нәтиҗәләре белән танышыгыз
Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан 30 апрельдә район яшьләре арасында мини-футбол буенча ярышлар оештырылды. Ул Мөслим лицееның спорт мәйданчыгында үтте. Уеннарда тугыз команда катнашты. Беренчелекне студентлар командасы яулады.
Икенче урында "Яшьлек-2", өченчедә - "Яшьлек-3" командалары. Рүзәл Ханов ("Яшьлек-1"), Рамис Әкмалов (студентлар), Руслан Харрасов ("Яшьлек-2") "Иң яхшы уенчылар" булып танылдылар. "Җиңүгә омтылыш" номинациясендә Ильяс Лотфуллин ("Яшьлек-1") номинациясендә билгеләнде. Җиңүчеләргә - кубок һәм район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге медальләре, яхшы уенчыларга спорт сувенирлары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев