Мөслим ветераннары сәяхәттән кайтты
Яңалыклар

Мөслим ветераннары сәяхәттән кайтты

Районыбыз ветераннары һәрвакыт хәрәкәттә һәм игътибар үзәгендә. 23 август көнне район ветераннар Советы рәисе Илгиз Низамов җитәкчелегендә лаеклы ялдагы өлкәннәребез Мөслим буйллап сәяхәттә йөрделәр.

Алар лицей, Тукай мәктәбе, Җәмигъ мәчете, аграр көллият, "Офык" мәктәптән тыш эшләр үзәге, гимназия, "Туган як" музеенда булдылар. "Кояшлы Ык" ял итү зонасында танышып, ял итеп, күңел ачып кайттылар. "Безгә шушындый күңелле сәяхәт оештырган район ветераннар Советы рәисе Илгиз Низамовка, район җитәкчелегенә, автобус йөртүче егетләргә тирән рәхмәтләребезне җиткерәбез, дип хәбәр итә актив хәбәрчебез Флүрә Дәүләтшина.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев