Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим өстендә яңа ай калыкты

Соңгы елларда яңа төзелеп килүче мәчетләребезгә манара күтәрү, ай кую тантаналары матур гадәткә әйләнде. Шимбә көнне җирлегебез мөселманнары да тарихи бәйрәмгә җыелды. Мөслимдәге Җәмигъ мәчетенә ай кую тантанасына олысы да, кечесе дә күп килгән иде. Тантананы Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Габделкәрим хәзрәт Коръән аятьләре белән ачып җибәрде. Аннары муниципаль район башлыгы...

Соңгы елларда яңа төзелеп килүче мәчетләребезгә манара күтәрү, ай кую тантаналары матур гадәткә әйләнде. Шимбә көнне җирлегебез мөселманнары да тарихи бәйрәмгә җыелды. Мөслимдәге Җәмигъ мәчетенә ай кую тантанасына олысы да, кечесе дә күп килгән иде.

Тантананы Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Габделкәрим хәзрәт Коръән аятьләре белән ачып җибәрде. Аннары муниципаль район башлыгы Рамил Муллин бәйрәм белән тәбрикләде. "Моннан нәкъ бер ел элек нигез ташы салынган мәчетебез менә шундый күркәм бина булып калкып чыкты. Аллаһ йорты төзелешенә бик күп игелек ияләренең өлеше керде. Әле башкарасы эшләр бик күп. Теләүчеләр мәчет төзелешенә үзләренең хәләл өлешен кертә ала", - диде Рамил Муллин. Соңыннан Мөслим районы имам-мөхтәсибе Мөнир хәзрәт Борһанов, Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның вәгазе тыңланды.

Чыгышлардан соң, кран белән иң биек манарага ай куелды. Бу вакыт эчендә мөселманнар тәкъбир әйтеп торды. Мәчет төзелешенә үзеннән өлеш булыр, дип, махсус савытка акча салучылар да күп булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев