Реклама
17 октябрь 2016 яңалыклары
-
Мөслимлеләр – Казан ярминкәсендә
15 октябрь көнне Казанның агропаркында узган яриминкәдә "Татмелиорация" траст компаниясе" ААҖ аграрийлары сәүдә итте. Ярминкәдә районыбыздан "Строймелиосервис" ҖЧҖ һәм "Алга" ПМК Мелиорация ААҖ дә катнашты. "Строймелиосервис" җәмгыяте ярминкәгә алты машина белән барды. Безнекеләр икмәк (бодай, арпа, солы, карабодай), борчак, он, ит белән сәүдә иттеләр. "Икмәккә сорау зур булды. Әлеге төр...
-
Изге ният белән
Тойгелде коррекция мәктәбенең Түбән Табын авылына күчүе турында һәркем дә хәбәрдардыр. Соңгы ике ел дәвамында хөкүмәт программасы нигезендә мәктәптә капиталь ремонт алып барылды. Ремонт барышында бина керамогранит белән тышланды, тәрәзәләр алыштырылды. Бүлмәләр өр-яңадан ясалып, заманча җиһазландырылды. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен эшләнгән мәктәптә 78 бала тәрбияләнә. Биредә балаларны милли рухта тәрбияләү,...
-
Мөслим өстендә яңа ай калыкты
Соңгы елларда яңа төзелеп килүче мәчетләребезгә манара күтәрү, ай кую тантаналары матур гадәткә әйләнде. Шимбә көнне җирлегебез мөселманнары да тарихи бәйрәмгә җыелды. Мөслимдәге Җәмигъ мәчетенә ай кую тантанасына олысы да, кечесе дә күп килгән иде. Тантананы Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Габделкәрим хәзрәт Коръән аятьләре белән ачып җибәрде. Аннары муниципаль район башлыгы...
-
Терлекчелекнең киләчәге
Сыйфатлы үрчем алу - терлекчелек тармагының киләчәге. Агымдагы елның тугыз аенда район буенча 3543 бозау алынды, шуның 2662 се - сыерлардан, 881е - таналардан алынган бозаулар. "Туган як" агрофирмасында узган елның шушы чоры белән чагыштырганда - 121 баш, "Ык" агрофирмасында 78 баш бозау күбрәк алынган.
-
Өлкәннәр сәхнә тота
Реабилитация һәм социаль адаптация үткәрү, мәдәни, рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү, социаль изоляциядән арындыру, физик активлыкларын саклау максатында социаль хезмәт алучылар, картлар һәм инвалидлар йортларында яшәүчеләр арасында "Мои года - мое богатство" республика конкурс-фестивале үтте. ӨРайон картлар һәм инвалидлар йорты үзешчәннәре башта Лениногорск шәһәрендә сайлау турында катнашты. "Вокал" һәм "Хореография" номинацияләрендә картлар...