Мөслим сабантуе көнне кайбер урамнарда хәрәкәт чикләнәчәк
Яңалыклар

Мөслим сабантуе көнне кайбер урамнарда хәрәкәт чикләнәчәк

2 июльдә - Мөслимдә Сабантуе көнне район үзәгендәге Урожайная урамында транспорт хәрәкәте чикләнә. Бу көнне 6 сәгать 30 минуттан 15.00 сәгатькә кадәр Урожайная урамының Кооператив урамы киселешеннән алып, Банк урамы киселешенә кадәр арада транспорт өчен хәрәкәт ябыла.

"Нурлыгаян" паркына керүдә дә чикләүләр бар - анда махсус пропусклы транспорт кына керә ала. 8 сәгать 30 минуттан пропуск белән керү дә туктатылачак. Сәгать тугызда парк территориясендә транспорт калырга тиеш түгел, дип хәбәр итәләр юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре.


Нет комментариев