Мөслим прокуратурасы 33 яшьлек ир-егеткә 3 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү җәзасын билгеләде
Яңалыклар

Мөслим прокуратурасы 33 яшьлек ир-егеткә 3 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү җәзасын билгеләде

Мөслим районы прокуратурасы 33 яшьлек Р. М. ка карата дәүләт гаепләвен хуплады. Ул РФ Җинаять кодексының 264.1 санлы маддәсендә (исерек хәлдә машина йөрткән өчен административ җаваплылыкка тартылган затның кабат исерек хәлдә рульгә утыруы) каралган җинаятьне кылуда гаепле дип табылды.

Суд билгеләвенчә, М. 2017 нче елның 7 апрелендә исерек килеш руль артына утырган өчен административ җәзага тартылган булса да, эчкән килеш "ВАЗ-21074" машинасын йөрткәндә кабат тоткарлана.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды.

Суд М. кә 160 сәгать мәҗбүри эш, 3 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү җәзасын билгеләде, дип хәбәр итә Мөслим районы прокуратурасы.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев