Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Мөслим чемпионы Айнур Җәлилов

Җирлегебездә талантлы яшьләр аз түгел. Айнур Җәләев тә шулар рәтендә. Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 7 классында белем алучы әлеге сөйкемле егет алты яшьтән бирле районның балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбендә бадминтон түгәрәгендә шөгыльләнә.

- Күнекмәләр өчен вакыт күп кирәк. Ләкин мин дәресләрне калдырмаска тырышам. Тренерым Инсаф абый өйрәткән алымнар һәм үземнең дә даими бадминтон белән шөгыльләнүем Татарстан һәм Россия беренчелегенә үткән ярышларда призлы урыннар алырга мөмкинлек бирде, - ди Айнур.

Биш ел дәвамында Татарстан Республикасы җыелма командасы составында тора егет. 2018 елның февраль аеннан Россия җыелма командасы составына да алынды. Россиянең 18ләп шәһәрендә булырга өлгерде ул. Быел Айнурның күптәнге хыялы тормышка ашты. Уйнау осталыгын тагын да арттырып, Европа күләмендә үткән ярышларда катнашты ул. 13-18 февраль көннәрендә бадминтон буенча Казан шәһәрендә үткән Европа чемпионатында Айнур Алексеевск районы бадминтончысы Денис Вафин белән парлы уенда уңышлы чыгыш ясап кайтты. Әлеге ярышлар алдыннан егеткә махсус спорт форма да бирделәр. Республиканың бадминтон федерациясе Айнурга 180 мең сумлык киемне бүләк итте.

- Улыбызның уңышларында тренеры Инсаф Хановның өлеше зур. Үзлегеңнән генә шөгыльләнеп уңышларга ирешеп булмый ул. Белгеч кул астында дәресләр, күнекмәләр алу - бөтенләй икенче нәрсә. Улыбыз киләчәген спорт белән бәйләр, дип уйлыйбыз. Инде бүген ул олылырча фикер йөртә, тәвәккәл, куркусыз булуы белән аерылып тора, - ди Айнурның әнисе Гүзәлия.

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Айнур ярышларда еш катнашуына карамастан, укуда да сынатмый. Иптәшләре, классташлары белән дә мөнәсәбәте яхшы, укытучылары да яраталар үзен. Кыскасы, өлгер һәм бик тә сөйкемле егет икән ул!

- Мин барлык кешегә дә үзе яраткан спорт төре белән шөгыльләнергә тәкъдим итәр идем, чөнки спорт кешене һәрвакыт формада тотарга ярдәм итә, вакытны дөрес бүлергә өйрәтә, ихтыяр көче, рухи ныклык булдыра, - ди Айнур.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев