Мөслим бадминтончысы Нурисламның чираттагы җиңүе
Яңалыклар

Мөслим бадминтончысы Нурисламның чираттагы җиңүе

Казанда бадминтон буенча республика беренчелеге узды. Анда балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Мөслим лицееның 4в сыйныфы укучысы Нурислам Шәйхуллин да катнашты. Тренеры - Инсаф Ханов.

Парлы разрядта райондашыбыз өченче урынны яулады һәм, ТР җыелма составының яшьләр сериясендә катнашу хокукы алып, әлеге уенның Екатеринбургта узган турында парлы разрядта җиңүчеләр өчлегенә керде. Нурислам медаль һәм Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев