Мөслим районы ГХАТ бүлегенең эше уңай бәяләнде
Яңалыклар

Мөслим районы ГХАТ бүлегенең эше уңай бәяләнде

Район ГХАТ бүлеге җитәкчесе Язилә Магалимова Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Казанда узган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе коллегиясенең йомгаклау утырышында үз һөнәрләренең остасы булган, гражданлык хәле актларын теркәү системасын үстерүгә зур өлеш кертүче хезмәткәрләр хөрмәтләнде.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм үз һөнәренә тугрылыгы өчен Мөслим районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Язилә Магалимова "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы" ассоциациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Фото - Мөслим районы ГХАТ бүлеге архивыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев