Мөслим лицееның беренче сыйныф укучысы республика бәйгесендә җиңү яулады!
Мөслим районының беренче сыйныф укучылары «ГТО белән 1 нче сыйныфка» республикакүләм онлайн акциясендә актив катнаштылар
Бәйге шартлары буенча катнашучылар ГТО комплексының өч нормативын үтәгән видеоролик төшерергә тиеш иде:
- 30 метрга йөгерү;
- Аркада яткан килеш гәүдәне 1 минут эчендә күтәрү;
- Урыннан озынлыкка сикерү.
Мөслим лицееның 1 «Б» сыйныфы укучысы Сәет Сәетгалиев республикакүләм онлайн бәйге җиңүчесе булды! Яшь спортчы Татарстан Республикасы ГТО иҗтимагый оешмасының махсус бүләге белән бүләкләнде.
Фото – ГТОның Мөслим бүлегеннән.
Нет комментариев