Мөслим кызы Зәлия Ибраһимованың бүген республикабызда оештырылган “Гаилә белән сайлауларга” фотоконкурсында катнашып, смартфон отты
Райондашыбыз район үзәк даруханәсендә эшли, ике ел рәттән “Автоледи” бәйгесенең район турында җиңү яулады
Мөслим кызы Зәлия Ибраһимованың бүген республикабызда оештырылган “Гаилә белән сайлауларга” фотоконкурсында катнашып, смартфон отуы турында хәбәр иткән идек. Зәлиядән бүгенге хисләре белән уртаклашуын сорадык.
– Мондый бәйгедә элек тә катнаштым, җиңгәнем булмады. Лотереяларда да беркайчан да бернәрсә дә отканым юк иде. Смартфон отуым турында “Болгар” радиосыннан шалтыратып әйттеләр. Шаярталар дип уйладым, ышанмадым. Фотобәйгене оештыручылар элемтәгә чыккач, ышанмыйча чарам калмады. Алар бүләкне алу өчен нинди документлар кирәк булачагын, смартфонны кайчан кайдан килеп алырга мөмкин булуын аңлаттылар, – ди Зәлия.
Бәйге шартларын Зәлия кичә үк яхшылап өйрәнеп куйган. З.Ибраһимова сайлауга ике улын ияртеп килгән.
– Сайлауга гаиләбез белән бардык. Улларыбыз кечкенәдән илебез өчен мөһим вакыйгаларда катнашып, актив гражданнар булып, сайлауларның мөһимлеген аңлап үссеннәр дибез. Бәйрәмгә килгән кебек әзерләнеп килдек 1986нчы сайлау участогына. Бүгенге датага туры китереп, 8 сәгать 09 минутта фотосурәт ясыйсы килсә дә, аз гына соңарырга, чират торырга туры килде. Шулай да шартын китереп улларым белән фотога төштек һәм шунда ук социаль челтәрдәге сәхифәмә урнаштырдым.
Райондашыбыз район үзәк даруханәсендә эшли, ике ел рәттән “Автоледи” бәйгесенең район турында җиңү яулады. Тормыш иптәше Алмаз белән ике малай үстерәләр.
Фото – Зәлия Ибраһимованың шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев