Мөслим кызы Камилә Минһаҗева “Татар кызы – 2026” бәйгесендә “Иң уңган кыз” номинациясен яулады
Бу факт туган ягыбыз өчен зур горурлык хисләре тудыра
Милли кыйммәтләргә тугрылык Камилә Минһаҗеваны республиканың иң сәләтле кызлары сафына күтәрде. Милли рухны, татар кызына хас әдәп-әхлакны, зирәклекне һәм иҗади сәләтне берләштергән “Татар кызы” республика бәйгесе ел саен иң лаеклы кызларны барлый. Быелгы финалда Мөслим районы данын яклаган Камилә Минһаҗева “Иң уңган кыз” номинациясендә җиңү яулады. Бу факт туган ягыбыз өчен зур горурлык хисләре тудыра.
23 июньдә Әлмәт шәһәрендә узган республикакүләм “Татар кызы” бәйгесенең финалы чын мәгънәсендә милли рух һәм матурлык бәйрәменә әверелде. Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан гамәлгә ашырылучы бәйге быел Татарстан күләмендә тугызынчы тапкыр үткәрелде. Гомумән алганда, проектның 15 еллык тарихы бар, һәм елдан-ел аның масштабы, географиясе киңәя бара.
Республикабызның төрле районнарыннан килгән иң сәләтле кызлар татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, телен һәм рухи кыйммәтләрен тәкъдим итте. Аларның һәркайсы үз төбәгенең йөзен күрсәтте, халкының горурлыгы булуын раслады.
Финалга кадәр юл шактый катлаулы булды. Мөслимдә туып-үскән Камилә Минһаҗева, өч сайлап алу турын уңышлы үтеп, иң көчле 10 кыз белән финалга чыкты. Тырышлыгы, иҗади мөмкинлекләре һәм милли кыйммәтләргә тугрылыгы белән ул, жюрины да, тамашачыларны да сокландырып, “Иң уңган кыз” номинациясендә җиңүче булды.
“Татар кызы” бәйгесе ул – матурлык бәйгесе генә түгел. Биредә тышкы кыяфәттән бигрәк кызларның эчке дөньясы, татар мәдәниятен аңлау дәрәҗәсе, белемле булуы, милләтенә хөрмәте, иҗади сәләте бәяләнә. Катнашучылар сәхнәдә үзләренең сөйләм осталыгын, сәхнә культурасын, җыр-биюгә, аш-суга һәвәслеген, кул эшләрен һәм милли традицияләрне белүләрен күрсәтә. Шуңа күрә бәйгедә катнашу һәр кыздан зур әзерлек, түземлелек һәм җаваплылык таләп итә. Нәкъ менә шушы сыйфатлар Камиләне бәйгегә алып килгән дә.

– Әлеге конкурста районыбыз данын яклап чыгыш ясарга тәкъдим кергәч, озак уйлап тормадым, миңа шундый зур вазифа йөкләгәннәр икән, сынатырга ярамый, без – мөслимлеләр бит, дип уйладым. “Татар кызы” бәйгесе минем өчен олы тәҗрибә, зур җаваплылык һәм иң истә калырлык вакыйгаларның берсе булды. Чынлап торып уйлап карасаң, мондый дәрәҗәле бәйгенең финалына үтү бик санаулы кызларга гына насыйп була бит! Гаиләмә, әти-әниемә, якыннарыма, дусларыма мең рәхмәт! Алар минем олы терәгем, таянычым, ышанычым, дөрес юлны күрсәтүчем булдылар. Көтмәгәндә, финал көнне килгән дусларыма һәм әлеге бәйгегә әзерләнүдә үзләреннән өлеш керткән һәркемгә, Бөтендөнья татар конгрессына, бәйгенең командасына зур рәхмәт! Бу – минем генә түгел, барыбызның да уртак җиңүе, – ди Камилә тыйнак кына.

Һәр сайлап алу этабын зур сынау буларак үтә Камилә: заманча татар киемнәреннән фотосессия уздырудан башлап, дөньяга карашың, туган җирең, милли хисләр турында видеопрезентация әзер-ләү, аны җанлы сөйләм белән тамашачыга тәкъдим итү, кул эшләренә, аш-суга осталыкны күрсәтүгә кадәр күпме рухи көч таләп ителгәнен әлеге бәйгенең барлык этапларын узган кеше үзе генә белә!
Татарстанның асыл кызлары өчен финалга әзерлекне оештыручылар бик тә файдалы һәм эчтәлекле итәргә тырышкан. Ике атна дәвамында кызлар тәҗрибәле белгечләр белән шөгыльләнгән. Алар иң яхшы хореографлардан бию серләренә өйрәнгән, вокал буенча осталыкларын арттырган, сәхнә сөйләме буенча дәресләр алган. Моннан тыш, унбер финалист мәдәни чараларда катнашкан, экскурсияләрдә булган, бер-берсе белән тәҗрибә уртаклашкан. Бу вакыт эчендә кызлар шәхес буларак та үсеш алган.
“Туган авылым” комплексында “Ак калфак” татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова бәйгедә катнашучы кызларга аш-су буенча осталык дәресе үткәргән: ул аларны камыр басып, токмач кисәргә өйрәткән. Токмач кискән һәр хатын-кыз белә: бу күнекмәгә бер генә көндә ия булып булмый. Камырны үзләндереп басарга, юка итеп җәяргә, тигез итеп кисәргә өйрәнү өчен бу эшне бик күп тапкырлар сабырлык белән башкарырга кирәк. Бу эшкә еллар буена да өйрәнеп бетмәскә мөмкин. Аш-су этабы алдан билгеле булса да, токмач кисәчәкләрен кызлар бер көн кала гына белгәннәр. Камилә бу сынауга әзер булган. Чынлап та, татар кызы токмач та кисә белмәсә, татар кызы була алыр иде микән?! Кисү рәвеше турында сорашканда, Камиләнең токмачны нәкъ менә әнисе һәм дәү әнисе кебек тотып нечкә итеп кисүе ачыкланды. Кыз баланың аш-суга осталыгы әниләрдән, дәү әниләрдән килүенә тагын бер мисал бу. Шунысы кызык: бәйге вакытында Татарстанның төрле төбәкләреннән килгән кызларга токмачны үз төбәкләрендә ничек кисәргә гадәтләнсәләр, шулай кисәргә рөхсәт биргәннәр.
– Бер атна дәвамында танылган сүз остасы Инсаф Абдулланың сөйләм осталыгы дәресләрен алдык. Татар телендә дөрес сөйләшәбез дип уйласак та, камиллеккә чикләр юк. Сөйкемле була белүнең бер серенә аннан да өйрәндек дияргә була: елмаеп сөйләшә белү зур әһәмияткә ия икән, – ди Камилә.
Быелгы бәйге бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланды. Финал программасының төп мәгънәви юнәлеше кешене бу дөньяга беркетеп торучы җиде тамырга – туган тел, милләт тарихы, гореф-гадәтләр, әдәби-мәдәни мирас, дин һәм иман, гаилә һәм туган ил төшенчәләренә нигезләнгән. Катнашучыларның чыгышлары да әлеге темаларны ачып салырга тиеш була. ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм яшь җырчыларның чыгышлары белән үрелеп барган затлы тамашада һәр катнашучы үзенең иҗади мөмкинлекләрен тулы дәрәҗәдә күрсәтергә тырыша: милли киемнәр, җырлар, биюләр, сәхнәләштерелгән күренешләр, татар халкының гореф-гадәтләрен чагылдырган чыгышлар бәйгенең эчтәлеген тагын да баета.
Камилә Минһаҗева һәр сынауда үзен лаеклы күрсәтеп, тыйнаклыгы, сөйкемлелеге, сәхнәдә үзен иркен тотуы белән аерылып тора. Аның уңышын элекке укытучысы Эльмира Тимергалиева да зур горурлык белән бәяли. Ул финалга остаз буларак та, тамашачы буларак та барган.
– Камиләнең бөтен чыгышлары затлы, зәвыклы, сокланырлык булды. Үз-үзен тотышы белән үк ул башкалардан аерылып торды. Сөйкемлелеге, шул ук вакытта татар кызларына хас тыйнаклыгы белән үзенә каратып торган укучым сәхнәләштерелгән күренешләрдә төп рольне башкарды. Сөйләме бик матур, эшкәртелгән. Горурланып кайттык, – дип, хисләре белән уртаклашты ул.
Бу сүзләр Камиләнең бәйгедәге чыгышын бик төгәл тасвирлый. Чыннан да, һәр чыгышында ул үзенең белемен генә түгел, эчке матурлыгын, тәрбиясен, милли рухын да күрсәтә алды. Бәйгенең төп максаты да нәкъ менә шундый кызларны барлау, татар халкының асыл сыйфатларын яшь буын аша саклау һәм таныту бит.
Быелгы бәйгенең төп җиңүчесе булып Балтач районы вәкиле Динә Зарипова танылды. Аңа милли хәситә, калфак һәм 100 мең сумлык сертификат тапшырылды. Октябрь аенда Төркмәнстанда үтәчәк “Татар кызы” дөньякүләм бәйгесендә ул Татарстан исеменнән чыгыш ясаячак. Ә Мөслим өчен Камилә Минһаҗеваның уңышы – үзе бер зур казаныш. “Уңган кыз” номинациясендә җиңү – тырышлык, хезмәт сөючәнлек, иҗади эзләнүләр һәм үз-үзеңә ышаныч нәтиҗәсе. Камилә республика күләмендә сәләтен күрсәтеп кенә калмады, ә Мөслимнең талантлы, белемле, милли рухлы яшьләре булуын тагын бер кат раслады.
Бәйге тарихынна күз салсак, Мөслим кызлары беркайчан да сынатмады. 2016 елда райондашыбыз Эльвина Нәҗипова “Татар кызы” бәйгесенең абсолют җиңүчесе булса, 2022 елда Регина Шәйгарданова – “Иң уңган кыз”, Язилә Әһлиуллина “Иң тырыш кыз” номинацияләрендә җиңүгә ирештеләр.
Камилә – бөтен барлыгы белән туган төбәгебезне, милләтебезне яратучы кыз. 2024 елдаул Мөслим гимназиясен тәмамлады, үзе сайлап, татар теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырды, “Мөслим кызы” титулын яулады. Казан дәүләт университеты оештырган бәйгеләрдә, район күләмендә үткәрелгән фән олимпиадаларында призер булды, республика олимпиадаларында да катнашты. Бүгенге көндә ул – Казан федераль университетына караган Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле һәм әдәбияты, журналистика факультеты студенты. Икенче курсны тәмамлады.
Камилә Минһаҗеваның “Татар кызы” бәйгесендәге уңышы яшьләр өчен матур үрнәк булып тора. Милли традицияләрне хөрмәт итеп, үзеңне һәрдаим камилләштереп, зур сәхнәләргә чыгарга, югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин икәнлеген ул үз мисалында күрсәтте. Мондый җиңүләр район халкы өчен дә зур шатлык һәм горурлык хисләре уята. Камиләнең финал этабындагы чыгышын бәйгенең “ВКонтакте” челтәрендәге махсус төркемендә сакланган трансляциядән күрергә була.
– Мин – татар кызы. Бу гади генә сүзләр түгел, яшәү рәвеше, мәгънәсе һәм мәңге йөрәктә яши торган халәт. Алда мине бик күп матур эшләр, яңа ачышлар, яңа мөмкинлекләр көтә. Мин моңа ышанам! – дип язган Камилә үзенең шәхси интернет-сәхифәсендә.
Камиләне чын күңелдән әлеге дәрәҗәле уңышы белән котлыйбыз. Алдагы иҗади юлында да яңадан-яңа җиңүләр, илһам һәм зур казанышлар телибез. Милли рухны саклап, Мөслим исемен республикада һәм аннан читтә дә лаеклы танытырга язсын.
Фотолар - Камилә Минһаҗева, Гөлнара Минһаҗева, Эльмира Тимергалиева, Роза Маракина, "Интертат".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев