Мошенниклар Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкил исеменнән шалтыратырга мөмкин
Бу турыда Сәрия Сабурская кисәтте
«Мошенниклар, үзләрен Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дип таныштырып һәм, янәсе, үткәрелә торган тикшерүгә сылтама ясап, гражданнарга минем исемнән шалтырата. Минем алай шалтыратканым юк», - дип хәбәр итте Сабурская.
Мондый шалтырату килсә, аферистларга шәхси мәгълүматларны хәбәр итәргә ярамый һәм аларның үтенечен үтәргә кирәкми, дип өстәде ул.
Чыганак: Татар-информ
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев