«Моңлы  курай»   исемле  V  республикакүләм  курайчылар  конкурсы үтте
Яңалыклар

«Моңлы курай» исемле V республикакүләм курайчылар конкурсы үтте

28 апрель көнне Яр Чаллы шәhәрендә якташыбыз Иңбер Шафиков истәлегенә багышланган «Моңлы курай» исемле V республикакүләм курайчылар конкурсы үтте. Мөслим сәнгать мәктәбенең Рунар Шәяхмәтов җитәкчелегендәге курайчылар ансамбле гран-прига лаек булды, сәнгать мәктәбе укучысы Динар Гыйздәтов (җитәкчесе Радик Газизов) hәм Мөслим мәдәният йорты каршындагы "Балкыш" курайчылар ансамбле I дәрәҗә лауреат, үзешчән...

28 апрель көнне Яр Чаллы шәhәрендә якташыбыз Иңбер Шафиков истәлегенә багышланган «Моңлы курай» исемле V республикакүләм курайчылар конкурсы үтте. Мөслим сәнгать мәктәбенең Рунар Шәяхмәтов җитәкчелегендәге курайчылар ансамбле гран-прига лаек булды, сәнгать мәктәбе укучысы Динар Гыйздәтов (җитәкчесе Радик Газизов) hәм Мөслим мәдәният йорты каршындагы "Балкыш" курайчылар ансамбле I дәрәҗә лауреат, үзешчән курайчы Харис Җиhаншин II дәрәҗә лауреат булды. Җиңүчеләр шәhәрнең "Чишмәләр" халыклар дуслыгы йортында узган гала-концертта катнаштылар, барысына да диплом hәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев