Миронов яңа туган сабыйлар өчен 50 мең сумлык сертификат кертергә тәкъдим итте
Сертификатның гамәлдә булу вакыты, аның фикеренчә, бала туган вакыттан алып 12 ай булырга тиеш
Документта билгеләп үтелгәнчә, мондый сертификатны гаиләгә бала туган вакытта аның ничәнче сабый булуына карамастан бирергә тәкъдим ителә.
Миронов гаилә әлеге сертификат акчасын коляска, карават, кием-салым һәм сабыйлар өчен кирәкле башка товарлар сатып алуга юнәлтә алачагын әйтте. Сертификатның гамәлдә булу вакыты, аның фикеренчә, бала туган вакыттан алып 12 ай булырга тиеш.
Сәясәтче белдергәнчә, инициативаны гамәлгә ашыру гаиләләргә финанс йөкләнешен киметер, яңа туган сабыйлар өчен сыйфатлы һәм куркынычсыз товарлар сатып алу мөмкинлеген бирер иде. Ул билгеләп үткәнчә, гаиләдә бала туу җитди чыгымнар белән бәйле, ә аларның төп өлеше сабый дөньяга килгәннән соң беренче айларга туры килә.
Аның бәяләвенчә, сабый бала өчен төп товарларга уртача чыгымнар беренче елда якынча 370 мең сум тәшкил итә.
Миронов федераль дәрәҗәдә балалы гаиләләргә берничә ярдәм чарасы (ана капиталы, бала туганда бирелә торган пособие, декрет түләүләре, яшь ярымга кадәр бала карау буенча айлык пособие һәм 17 яшькә кадәр балаларга бердәм пособие) гамәлдә булуын искәртте.
Сәясәтче сүзләренчә, мондый сертификат гаиләләргә ярдәм итүнең өстәмә чарасы була алыр һәм бер үк вакытта илебез сәнәгатен стимуллаштырыр иде.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев