Быел Татарстанда чәчү эшләрен 20 майда төгәлләү бурычы тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләп үтте,дип яза Тукай районы газетасы.
Министр быел шикәр чөгендере мәйданнарының 11 мең гектарга арттырылуын, көнбагыш мәйданнары да киңәйтелгәнен билгеләп узды.
Марат Әхмәтов быелгы язның өстенлекләренә тукталып, дым тупланышы яхшы булуын билгеләп үтте. «Кар сулары максималь рәвештә дым туплауга «китте». Салкынча һава дым запасы өчен яхшы булды, әмма быел уҗым культуралары потенциалы, узган елгыга караганда начаррак. Уҗым культуралары 576 мең гектар тәшкил итә. Быел уҗым культураларыннан рекордлы уңыш көтмибез», - диде ул.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Без "Дзен"да! Дзен
Нет комментариев