Мөгаллимнәр киңәште
Яңалыклар

Мөгаллимнәр киңәште

Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында музыка һәм рәсем сәнгате укытучыларының район семинары узды. Миләүшә Шәяхмәтова 3 сыйныфта "Йөрәккә якын урыннар" исемле ачык дәрес күрсәтте.

Баланны төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Алсу Маннанова "Рәсем сәнгате дәресләрендә проект эшен оештыру" темасына мастер-класс үткәрде. Семинар тирән эчтәлекле, фәнни яктан укытучылар өчен файдалы итеп оештырылган иде, дип хәбәр итәләр чарада катнашучылар.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев